ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Р.Миңнеханов Гарәп Әмирлекләре министрына: Хезмәттәшлек ике як өчен дә файдалы дип уйлыйм

6 июль 2018, 13:57 , Фото: tatarstan.ru

Р.Миңнеханов Гарәп Әмирлекләре министрына: Хезмәттәшлек ике як өчен дә файдалы дип уйлыйм Шәех Абдалла бән Зәед Әл Нахайян Татарстанның Россия белән ислам дөньясы арасындагы элемтәләрне ныгытуда тоткан урынын билгеләп үтте.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Диана Авакян). Берләшкән Гарәп Әмирлекләре тышкы эшләр министры шәех Абдалла бән Зәед Әл Нахайян Татарстанның Россия һәм ислам дөньясы арасындагы элемтәләрне ныгытуда тоткан урынын билгеләп үтте. Бу хакта ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда белдерде.

«Без Россия һәм Татарстанда ислам диненә толерант мөнәсәбәттә торган туганнарыбыз булуы белән горурланабыз. Бу – сезнең өчен дә, безнең өчен дә мөһим», - дип мөрәҗәгать итте шәех Рөстәм Миңнехановка.

  • Татарстан Президенты «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли, анда 32 ил вәкиле керә. Төркемнең утырышлары ел саен үткәрелә, бу, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Россияне ислам илләре белән якынайта.

Соңрак Казан Ратушасында Сәүдә, икътисади һәм техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара Россия - Берләшкән Гарәп Әмирлекләре комиссиясенең пленар утырышы узачак. Комиссиянең рәистәшләре – Россия сәнәгать министры Денис Мантуров һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре тышкы эшләр министры шәех Абдалла бен Заед Әл Нахайян.

«Берләшкән Гарәп Әмирлекләре җитәкчелегенә безнең республикага булган игътибары өчен рәхмәт белдерәсе килә. Татарстан Гарәп Әмирлекләре белән бик актив хезмәттәшлек итә. Бу эш ике як өчен дә файдалы дип уйлыйм», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Россиядә 20-25 миллион мөселман кешесе гомер кичерүен һәм илдә хәләл яшәү рәвеше өчен инфраструктура булдыруның әһәмиятен билгеләп үтте. Миңнеханов сүзләренчә, республика һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре әлеге юнәлештә һәм сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек итә ала.

«Безнең республика Россиянең сәнәгый яктан иң зур үсеш алган биш төбәге арасына керә. Бездә нефть сәнәгате дә бар, без самолетлар, суднолар, вертолетлар төзибез. Татарстанда инвесторлар өчен җитди база булдырылган», - дип искәртте Миңнеханов.

Соңыннан Берләшкән Гарәп Әмирлекләре тышкы эшләр министры киләчәктә республикага сәфәре тагын да озаграк дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10