ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Миңнеханов: Татарстан республикада Казахстан бизнесы өчен барлык шартларны тудырырга әзер

6 июль 2018, 12:40 , Фото: кадр из видео

Миңнеханов: Татарстан республикада Казахстан бизнесы өчен барлык шартларны тудырырга әзер Татарстан Президенты Казахстанның Atameken Business Channel каналына интервью бирде.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Татарстан белән Казахстан «кара алтын» чыгару һәм нефть химиясе өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашырырга тиеш. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанның Atameken Business Channel каналына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, нефть химиясе өлкәсендә уртак проектлар булдыру мөмкинлеген карарга кирәк.

«Без Казахстанны Татарстанның стратегик партнеры дип саныйбыз. Мәдәниятебез, телебез охшаш, динебез бер булганлыктан, алга таба да актив хезмәттәшлек итәрбез дип уйлыйм», - диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, узган елда Казахстан һәм Татарстан арасында товар әйләнеше 700 миллион долларга җиткән. Аның сүзләренчә, Татарстан республикада Казахстан бизнесы өчен барлык шартларны тудырырга әзер.

Соңыннан Татарстан Президенты Казахстан халкын Астананың 20 еллыгы белән котлады.

«Мин Казахстанның чәчәк атуын телим. Без сезнең уңышларыгызга шатланабыз. Сезнең башкаланың 20 еллыгы белән котлыйбыз. Илләребезнең үзара дус булуын телибез», - дип искәртте республика башлыгы. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10