ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Арчада мөселманнар арасында республика футбол ярышлары узачак

5 июль 2018, 21:35 , Фото: dumrt.ru

Арчада мөселманнар арасында республика футбол ярышлары узачак Беренче өчлеккә кергән җиңүче командалар Арча районы мөхтәсибәтенең Кубогына ия булачак.

(Казан, 5 июль, "Татар-информ"). 8 июльдә Арчада мөселманнар арасында республика футбол ярышлары узачак. Анда Түбән Кама, Апас, Саба, Яр Чаллы, Әтнә, Балтач, Кукмара, Теләче һәм башка район командалары катнашачак. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Арча мөселманнары данын ике команда яклаячак. Беренче өчлеккә кергән җиңүче командалар Арча районы мөхтәсибәтенең Кубогына ия булачак. Иң җитез уенчыларга кыйммәтле бүләкләр тапшыру каралган. Футбол ярышлары ачылышы тантанасында мөселман спортчыларын Арча муниципаль районы администрациясе вәкиле һәм районның имам–мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев сәламләр, дип көтелә.

  • Арча мөхтәсибәте даими рәвештә спорт ярышлары оештыра, агымдагы елда гына республика буенча - чаңгы, район күләмендә хоккей һәм волейбол ярышлары үткәрде.
  • Татарстанның иң зур мөхтәсибәте буларак, Арча районында хәзерге вакытта 82 мәчет эшли, җомга намазында һәр мәчеттә 120гә якын кеше җыела. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10