ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге Россиядә БДИга караш уңай, дип саный

5 июль 2018, 19:46

Сораштыруда катнашучыларның яртысыннан артыгы Россиядә белемнәрне бәяләү системасы дөрес оештырылган, дигән фикердә.

(Казан, 5 июль, “Татар-информ”).  Күпчелек россиялеләр фикеренчә, Россиядә белемнәрне бәяләү системасы объектив эшли. Бөтероссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштырулар уздырган. Аның нәтиҗәсе буенча, катнашучыларның 52 проценты БДИ үткәрелү нәтиҗәсендә мәктәптә белемнәрне бәяләүдә субъективлык кимегән, дип саный. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

"Без бердәм дәүләт имтиханы институтының инде тотрыклылыкка ирешүен күрәбез. Аның эшчәнлеге Россиянең һәр кешесенә аңлашыла. Бу исә дәүләт һәм җәмгыять арасында даими аралашу баруын күрсәтә, гражданнарның фикере исәпкә алынып, экспертлар белән эш алып барыла”, - дип билгеләп узды Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Анзор Музаев.

2018 елда БДИ буенча "Кайнар линия"гә һәм "Ышаныч линиясе"нә кергән мөрәҗәгатьләрдән күренгәнчә, бердәм дәүләт имтиханына карата ата-аналар да, укучылар да тәнкыйди мөнәсәбәттә түгел. Хәзерге вакытта төп сораулар 9нчы сыйныфларда йомгаклау аттестациясенә кагыла, анда да камилләшү барачак.

Сораштыруларда катнашкан россиялеләрнең 57 процентының фикеренчә, илнең ерак өлкәләрендә яшәүче сәләтле балалар, бердәм дәүләт имтиханнары уздырылганга күрә, танылган югары уку йортларына укырга керә алалар. Хәзерге вакытта БДИда югары балл алган укучыларны үз төбәгендә калып, югары уку йортында белем алу мөмкинлеге күбрәк кызыксындыра. 
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10