ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Республика укытучылары Кукмарага һөнәри белем бирү мәсьәләләре буенча киңәшмәгә җыелды

5 июль 2018, 19:20 , Фото: mon.tatarstan.ru

Республика укытучылары Кукмарага һөнәри белем бирү мәсьәләләре буенча киңәшмәгә җыелды Пленар утырышта һөнәри белем бирү өлкәсендә уңышка ирешкән педагогларны һәм коллективларны бүләкләделәр.

(Казан, 5 июль, “Татар-информ”). Республика укытучылары киңәшмәсенең һөнәри белем бирү секциясе утырышы бүген Кукмара аграр көллиятендә узды. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә.

Утырыш  “Һәркем алырга мөмкин булган һәм сыйфатлы һөнәри белем - Татарстан Республикасы икътисадының көндәшлеккә сәләтлелек нигезе” темасына уздырылды.

Секциядә заманча җитештерү таләпләренә җавап бирүче квалификацияле белгечләр әзерләү мәсьәләләре турында фикер алышу барды.

Пленар утырышта һөнәри белем бирү өлкәсе хезмәткәрләрен, һөнәри осталык буенча Бөтенроссия олимпиадасы төбәк этабы һәм “Абилимпикс” милли чемпионаты җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10