ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Казанда квас сата торган урыннарны сүтәләр

5 июль 2018, 16:53

Сүтеләсе объектлар исемлегенә җәйге лареклар һәм шиномонтаж остаханәләре булган 20дән артык павильон эләккән.

(Казан, 5 июль, “Татар-информ”). Казанда 26 сәүдә ноктасын гамәлдән чыгарачаклар. Алар арасында квас сату урыннары да бар. Татарстан башкаласы хокук актлары һәм документлары җыентыгының бүген чыккан нөсхәсендә шәһәр Башкарма комитетының 29 июньдәге шул хактагы күрсәтмәсе  басылган.

Квас сату нокталары Х.Ямашев урамы 19б, Боевая урамы 120 һәм Җиңү проспекты урамы 50а йортлары янында бетереләчәк. Демонтажга шиномонтаж остаханәләре дә эләгә. Сәүдә павильоннары быел 6 июльдән 10 июльгә кадәр алынырга тиеш.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10