ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Саба аграр көллияте районны белгечләр белән тәэмин итә

5 июль 2018, 22:00 , Фото: Фәнил Мәүлетов

Саба аграр көллияте районны белгечләр белән тәэмин итә Көллиятне быел 109 студент – 32 кыз, 77 егет тәмамлады.

(Саба, 5 июль, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Саба районы авыл хуҗалыгы тармагында югары квалификацияле белгечләргә кытлык булмаячак. Саба аграр көллияте республика агросәнәгате өчен белгечләр әзерләүче ресурс үзәге буларак, республика, район җитәкчелеге куйган бурычларны уңышлы үти, дип яза район газетасы.

Көллиятне быел 109 студент – 32 кыз, 77 егет тәмамлады. Аларның 47се – икътисадчы-бухгалтер, 62се авыл хужалыгы механизациясе белгечлеге үзләштерде. Районнан –46, Балтачтан - 31, Теләчедән – 16, Кукмарадан килеп 9 студент белем алды.

Чыгарылыш кичәсенә II-IV курс студентлары чакырылган, әти-әниләр килгән иде. Көллиятне "5"легә тәмамлаучыларга кызыл дипломны район башлыгы Рәис Миңнеханов тапшырды. "Беренчедән, горурланырлык егетләр-кызлар үстергәнегез өчен әти-әниләргә зур рәхмәт әйтәсем килә. Барыгызның да шатлыгын уртаклашабыз. Балаларыгыз көллияттәге таләпләр нигезендә тырышып укыды, һөнәрле булды. Инде кемдер белем алуын дәвам итәр йә эшләп укыр, кемдер хезмәткә керешер. Районыбызда хезмәт тәрбиясе бирү уен формасында балалар бакчасыннан башлана, мәктәптә дәвам итә. Бүген кечкенәдән балаларны нәрсәгә өйрәтәбез – киләчәгебез шул тәрбияне алган егет-кызларга бәйле булачак. Аларга ышаныч бик олыдан, беркая да сынатмасыннар. Уңышлар сезгә",– диде Рәис Нургали улы.

Коллектив студентларга төпле белем бирүдә үзеннән торганын барысын да эшләргә тырышкан. Тәртип, дисциплина, тудырылган шартлар уңай нәтиҗә бирә. Саба көллиятен хәзер еракта да беләләр. Чыгарылыш көнне дә, 250 километр юл узып, кызларын укырга кертергә Можгадан килгәннәр иде. "Рәис Нургалиевич көллиятне һәрвакыт беренче урынга куя, бездә туган ягында эшлиячәк яшьләр, авылның киләчәген булдыручылар белем ала. Әти-әниләр, күргәнсездер, хәзерге вакытта төп бинага караганда да 200 квадрат метрга зуррак яңа корпус төзелеп килә. Президентыбызга зур рәхмәт, соңгы 20 елда көллиятләр өчен яңа бина беркая да төзелмәде, беренчесе Сабада сафка баса. Тантаналар үткәрәсе булса, моңарчы беренче кат коридорында тилмердек. Төзелеш планына 350 урынлы акт залы да керүе зур шатлык",– дип сөйләде чыгарылышларга хәер-фатыйха биргән көллият директоры Закирҗан Бикмөхәммәтов.

Чарада Казан кооператив институты, аграр университеты вәкилләре егет-кызларны үзләренә укырга чакырсалар, язгы чәчүдә авыл хуҗалыгы оешмаларында эшләгәннәргә хуҗалык җитәкчеләре акчалата бүләкләр тапшырдылар. Хәер, күпләр диплом алырга болай да хезмәттән генә бүленеп килгән иде, диелгән район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10