ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Казахстанның зур төзелеш холдингы Татарстанда үз филиалын ачарга тели

5 июль 2018, 15:03 , Фото: tatarstan.ru

Казахстанның зур төзелеш холдингы Татарстанда үз филиалын ачарга тели Татарстан Президенты һәм BI Group Engineering холдингының идарә рәисе төзелеш индустриясендәге хезмәттәшлек хакында фикер алышты.

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Татарстан территориясендә Казахстанның иң зур төзелеш холдингларыннан берсе - BI Group Engineering компаниясенең филиалы ачылырга мөмкин. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов (ул Казахстанга эш сәфәре белән килде) һәм BI Group Engineering төзелеш холдингының идарә рәисе Әсхәт Омаров төзелеш индустриясендәге хезмәттәшлек хакында фикер алышты.

Аерым алганда, очрашуда инфраструктура төзелеше өлкәсендәге хезмәттәшлек хакында сүз барды. Казахстан холдингының Татарстанда үз филиалын ачарга ни дәрәҗәдә әзер булуына килгәндә, хәзерге вакытта моның мөмкинлекләре өйрәнелә.

  • BI Group Engineering – зур төзелеш холдингы, Казахстанның күчемсез милек базарында лидер. Бүгенге көндә компания тарафыннан 4 миллион квадрат метрдан артык күчемсез милек сафка бастырылган, 2 мең чакрымга якын - автомобиль, 700 чакрым тимер юл салынган. Холдинг эшчәнлегенең төп юнәлешләре – сәнәгать, инфраструктура һәм юллар төзелеше. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10