ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

2021 елга Татарстан балаларының 75 проценты сыйфатлы өстәмә белем алачак

5 июль 2018, 12:24

Кукмарада узган секция утырышында республикада балаларга өстәмә белем бирү һәм аны үстерү юллары хакында фикер алыштылар.

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). 2021 елга Татарстанда 5-18 яшьлек балаларның 70-75 проценты сыйфатлы өстәмә белем бирү программалары белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима белдерде. Ул Кукмара районында узган Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика киңәшмәсе модераторы булды. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

4 июльдә узган чарада катнашучылар республикада балаларга өстәмә белем бирү һәм аны үстерү юллары хакында фикер алыштылар.

Делегатлар игътибарына шулай ук Кукмара районы балаларга өстәмә белем бирү оешмасы тәҗрибәсе тәкъдим ителде. «Галактика» балалар иҗат үзәге, Манзарас авылының С.Әхтәмов исемендәге мәктәбе, 5нче «Созвездие» балалар бакчасы һәм Кукмараның 4нче урта мәктәбе үз мөмкинлекләрен күрсәтте. Район Мәдәният йортында Кукмара осталарының декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе эшләде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10