ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Рөстәм Миңнеханов «Астана» финанс үзәген ачу тантанасында мактаулы кунакларның берсе булды

5 июль 2018, 12:10 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов «Астана» финанс үзәген ачу тантанасында мактаулы кунакларның берсе булды «Астана» халыкара финанс үзәген тәкъдим итү тантанасын Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев ачты.

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Астана» халыкара финанс үзәген ачу тантанасында мактаулы кунакларның берсе булды. Бу хакта республика лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мактаулы кунаклар арасында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты Мөхәммәд бин Зайд, әлеге илнең Премьер-министры урынбасары Шәйх Мансур бин Зайд әл-Нахайян, Ислам үсеш банкы төркеме Президенты Бандар Хәҗәр, Ефәк юлы фонды Президенты Ван Янчжи, шулай ук дөньяның «J.P. Morgan Chase International», «Boston Consulting Group», «NASDAQ» һ.б. зур финанс институтлары җитәкчеләре һәм вәкилләре бар иде.

«Астана» халыкара финанс үзәген тәкъдим итү тантанасын Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев ачты. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10