ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Мөфти Равил Гайнетдин Мәскәү өлкәсе Ислам көллиятен тәмамлаучыларга дипломнар тапшырды

5 июль 2018, 10:07 , Фото: muslim.ru

Мөфти Равил Гайнетдин Мәскәү өлкәсе Ислам көллиятен тәмамлаучыларга дипломнар тапшырды Россия мөселманнарының рухи лидеры билгеләп үткәнчә, бу – Мәскәү өлкәсе Ислам көллияте өчен тарихи вакыйга.

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). 2 июльдә Россия Мөфтиләр шурасының кабул итүләр залында Мәскәү өлкәсе Ислам көллиятен тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы булды. Дипломнарны Россия Мөфтиләр шурасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин тапшырды. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия мөселманнарының рухи лидеры билгеләп үткәнчә, бу – Мәскәү өлкәсе Ислам көллияте өчен тарихи вакыйга.

Үз чиратында, Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Рушан Әббәсов көллият тәмамлаучыларны котлап, мөфти Равил Гайнетдинга ярдәм кулы сузганы өчен рәхмәт әйтте.

  • Көллият 2015 елда теркәлгән. Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте ярдәме белән лицензия алган. Бүгенге көндә көллиятнең көндезге һәм читтән торып уку бүлекләрендә иллегә якын студент белем ала.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10