ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Азнакай һөнәр көллиятен тәмамлаган кызлар авылда калырга теләк белдермиләр

5 июль 2018, 02:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru

Азнакай һөнәр көллиятен тәмамлаган кызлар авылда калырга теләк белдермиләр Азнакай һөнәр көллиятен 154 студент тәмамлады.

(Азнакай, 5 июль, “Татар-информ”, “Маяк”, Ильяс Баһауов). Балалар иҗат үзәгендә Лениногорск политехника көллиятенең Азнакай филиалын тәмамлаучылар өчен чыгарылыш кичәсе узды, дип хәбәр итә район газетасы.

Филиал директоры Роберт Хөснетдинов белдергәнчә, бу елны 8 белгечлек буенча 154 студент кулына диплом ала. Алар берсе дә эшсез калмаячак, чөнки эшче көчләргә хезмәт базарында ихтияҗ һәрчак зур. Әлеге фикерне чыгарылыш кичәсенә килгән район оешмалары җитәкчеләре дә раслады. Практика вакытында көллият укучылары аларга үзләренең белемнәрен һәм һөнәрләрен инде күрсәтеп өлгергәннәр.

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин чыгырылыш укучыларына уңышлар теләп, шатлыклы хәбәр дә җиткерде: киләсе уку елыннан көллият филиал булудан туктап, мөстәкыйль техникумга әвереләчәк.

Һәр чыгарылыш кичәсе – ул шатлыклы да, моңсу да вакыйга. Чыгышлар вакытында мастерларның да, әти-әниләрнең дә күзләре яшьләнде. Ә студентлар: “Уку бетте, хәзер мөстәкыйль тормышка аяк басабыз, үзебез эшләп акча таба алабыз”, – дип шатлыкларын яшермәделәр.

Тракторчы-машинист белгечлеген үзләштергән егетләр авылга ашкынып торалар, ә менә пешекче белгечлегенә укучы кызлар ул кадәр көчле теләк белдермиләр. Алар фикеренчә, шәһәрдә эш табуы җиңелрәк һәм кулайрак та.

Чыгарылыш кичәсе тәбрикләүләр, концерт номерлары белән бик матур узды. Бәйрәм истә калырлык вальс белән тәмамланды, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10