ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Әлмәт яшьләрен эшкә чакырдылар

5 июль 2018, 05:00 , Фото: almet-rt.ru

Әлмәт яшьләрен эшкә чакырдылар Әлеге уку йорты студентлары 60 процент вакытларын заманча югары технологияле җиһазларда эшкә өйрәнеп уздыра.

 (Әлмәт, 5 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә чыгарылыш кичәсендә көллият студентларына диплом белән эшкә чакыру турындагы сертификат та тапшырдылар, дип яза җирле басма.

Шәһәрдә «Алнас» заводы һәм Әлмәт һөнәри көллияте базасында ЧТПЗ төркеменең һәм Татарстан Республикасы хөкүмәтенең уртак проекты булган «Татарстан киләчәге көллияте» эшли. Әлеге уку йорты студентлары 60 процент вакытларын заманча югары технологияле җиһазларда эшкә өйрәнеп уздыра. Шуңа күрә дә мондый әзер эшче кадрларны һәркайда колач җәеп каршы алалар. Завод үзе дә ел саен эшкә чакырып тора.

Быел һөнәри көллиятне 200 гә якын егет һәм кыз тәмамлады. 64 студент «Татарстан киләчәге көллияте» ндә белем алган. Яшьләрнең чыгарылыш кичәсенә завод җитәкчелеге дә килгән иде.

– Мин өч төркемнең безнең махсус программаны узуына – «Татарстан киләчәге көллияте»н тәмамлауларына бик шат. Аларның күпчелеге «Алнас» заводына эшкә килергә карар итте. 6 кеше укуларын югары уку йортларында дәвам итәргә теләк белдерде. Армия сафларына алынучы һәм китәчәк егетләребез дә бар. Без сезне бер елдан заводта көтәбез, – диде «Алнас» заводының башкарма директоры Сергей Шунин теләкләрен җиткереп.

Статистика 60 процентка якын кешенең үз белгечлеге буенча эшләмәвен күрсәтә. Әлмәт буенча да эшсезләр арасында югары белемлеләр күп. «Татарстан киләчәге көллияте»н тәмамлаучыларның күңеле күтәренке. Аларга эшсезлек янамый. Сергей Шунин эшкә чакыру турында сертификатлар тапшырды. Димәк, иртәгәдән үк аларның эшләре дә, тотрыклы хезмәт хаклары бар, киләчәккә зур планнары бар.

– Хезмәт базарында техник һөнәрләргә кытлык булуын белә идем. Шуңа токарьлыкка барырга булдым. Шуны кистереп әйтә алам, 3 ел элек бу һөнәрне сайлап һич кенә дә ялгышмадым. «4» кә, «5» кә укыдым. Мине инженерлык үзәгенә 4 нче разрядлы токарь итеп алдылар. Хәзер мин ЧПУ станогында шундый югары разрядлы оператор.

Татарстан киләчәге көллияте»ндә укуның өстенлекләре күп. Стипендия бик яхшы, бушлай туклану, корпоратив культура, искиткеч лаборатория. Тагын шунысы мөһим, теорияне өйрәнү белән шунда ук заводка барып практика үтәсең. Гел плюслар гына. Хыялым зурдан – технолог, конструктор-инженер, директор булу, – диде чыгарылыш студенты Иван Перцев.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10