ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Кукмарада "Бизнес десант" булып китте

5 июль 2018, 07:00 , Фото: kukmor-rt.ru/

Кукмарада Алар очрашуга җыелган эшмәкәрләргә гамәлдәге программалар һәм киләчәктә тормышка ашырылачак проектлар турында сөйләделәр.

(Кукмара, 5 июль, "Татар-информ, "Хезмәт даны"). Бүген кече һәм урта эшмәкәрлеккә мәгълүмати ярдәм күрсәтү йөзеннән Кукмарада "Бизнес десант", ягъни республиканың Икътисад министрлыгы һәм эшмәкәрлекне яклау фонды вәкилләре булып китте, дип яза kukmot-rt.ru сайты.

Алар очрашуга җыелган эшмәкәрләргә гамәлдәге программалар һәм киләчәктә тормышка ашырылачак проектлар, лизинг-грантлар, факторинглар, микрозаймнарны алу тәртибе, гарантия фонды турында сөйләделәр һәм башка кирәкле мәгълүматны җиткерделәр, сорауларга җавап бирделәр.

- Безнең бурыч - эшмәкәрләр мөмкин кадәр күбрәк хәбәрдар булсыннар, дәүләттән ярдәм алсыннар, - диде республиканың эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге вәкиле Динара Тулеева. – Безнең фондка эшкуарлар еш мөрәҗәгать итә. Без һәрчак аларны тыңларга әзер.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10