ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Питрәчлеләр үз эшләрен үстерү өчен министрлыктан грантлар алды

5 июль 2018, 06:00 , Фото: pestrecy-rt.ru/

Питрәчлеләр үз эшләрен үстерү өчен министрлыктан грантлар алды Грант акчалары авыл хуҗалыгы бизнесы ачуга һәм үстерүгә тотылачак.

(Питрәч, 5 июль, "Татар-информ", "Алга", Елена Зарипова). Лаешта узган “Татарстанда кыр көне” күргәзмәсендә өч питрәчле ТР премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кулыннан грантлар алды, дип яза район газетасы.

Күннән Рәүф Ахунов, Надеждинодан Альбина Сабитова, Карповкадан Артур Гыйбадуллин грант акчаларын үзләренең авыл хуҗалыгы бизнесларын ачуга һәм үстерүгә тотачаклар. Алар төрле юнәлештә булачак – гаилә фермалары төзү, терлекләр, теплица, сыер абзарлары җайланмалары сатып алу.

Мондый төр ярдәм эшмәкәрләргә үсеш алу өчен, эшләрен киңәйтү, кирәкле җайланмалар һәм терлекләр сатып алу өчен күп мөмкинлекләр бирә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10