ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Нижгар татарлары 99 ел элек шәһит киткән якташларын искә алган

4 июль 2018, 20:48 , Фото: соцсети

Нижгар татарлары 99 ел элек шәһит киткән якташларын искә алган
1919 елның гыйнварында Пашатово һәм Семеновка авылларындагы имамнар, дин әһеләре, мөгаллимнәр, аларның гаиләләре реквизиторлар тарафыннан үтерелә.
(Казан, 4 июль, "Татар-информ"). Нижгар өлкәсенең Пашатово һәм Семеновка авыллары халкы моннан 99 ел элек һәлак булган якташларын искә алып, дога кылган. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов хәбәр итә. 
 
  • 1919 елның гыйнварында биредә дистәләгән имам, дин әһеләре, мөгаллимнәр аларның гаиләләре  реквизиторлар тарафыннан үтерелә. Шул урында хәзер "Шәһитләр кабере" мемориалы урнашкан. 
 
Быел да биредә Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, Кызыл Октябрь районы башлыгы Халит Сөләйманов, өлкә татарлары автономиясе вәкилләре һәм җирле халык мәрхүмнәр рухына дога кылган. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10