ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстан хуҗалыкларында 170 берәмлек ясалма сугару техникасы җәлеп ителгән

4 июль 2018, 19:32 , Фото: Александр Эшкинин

Татарстан хуҗалыкларында 170 берәмлек ясалма сугару техникасы җәлеп ителгән Бу техниканы 13 мең гектар чамасы чәчүлек җиренә су сибүдә куллану планлаштырыла.

(Казан, 4 июль, “Татар-информ”). Татарстан хуҗалыкларында 8 мең гектар авыл хуҗалыгы культурасын һәм 230 гектар җиләк-җимеш үсентеләрен ясалма сугару өчен 170 берәмлек техника җәлеп ителгән. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел республика авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермерлык хуҗалыклары тарафыннан 346 берәмлек сугару техникасы кулланыла.

Сугару техникасын 13 мең гектар чамасы чәчүлек җиренә су сибүдә куллану планлаштырыла. Ул мәйданга бөртекле, кузаклы һәм майлы культуралар, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш культуралары утыртылган.

Хәзер Апас, Биектау, Яшел Үзән һәм Нурлат районнарында 11 сугару системасы ремонтка мохтаҗ, калганнары эшкә яраклы хәлдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10