ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Дөнья чемпионаты оештыручы шәһәрләр фан-зоналары һәм стадионнар 7 млн җанатар кабул иткән

4 июль 2018, 18:22

Дөнья чемпионатына кунаклар күп килүгә карамастан, җитди һәлакәтләр теркәлмәгән, диде Михаил Дегтярев.

(Казан, 4 июль, “Татар-информ”). Дөнья чемпионаты оештыручы шәһәрләр фан-зоналары һәм стадионнар 7 млн җанатар кабул иткән. Аларның 5 млн кеше фан-зонага һәм 2 млн кеше стадионга туры килә.

Бу хакта Мәскәү матбугат үзәгендә Футбол буенча дөнья чемпионаты оештыручы шәһәрләр белән туры линия вакытында РФ Дәүләт Думасының Физкультура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Михаил Дегтярев сөйләде.

Дөнья чемпионаты киңкүләмле һәм кунаклар күп килүгә карамастан, җитди һәлакәтләр теркәлмәгән, диде ул. Депутат фикеренчә, Росгвардия белән полиция ярышларны кабул иткән шәһәрләрдә куркынычсызлыкны югары дәрәҗәдә тәэмин итә алган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10