ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

FIFA Россия керткән җанатар паспорты тәҗрибәсен дәвам итәргә мөмкин – М.Дегтярев

4 июль 2018, 20:33 , Фото: Рамиль Гали

FIFA Россия керткән җанатар паспорты тәҗрибәсен дәвам итәргә мөмкин – М.Дегтярев Депутат Казанны Россиянең өченче башкаласы дип атады.

(Казан, 4 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Халыкара футбол федерациясе – FIFA җанатар паспорты тәҗрибәсен дәвам иттерергә мөмкин. Россия Федерациясе Дәүләт Думасының физик тәрбия, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Михаил Дегтярев шулай дип саный. Ул җанатар паспортын гамәлгә кертү Россия уйлап чыгарган яңалык булуын билгеләп узды. Бу хакта депутат бүген Мәскәүдә чемпионатның матбугат үзәгендә мундиальне кабул итүче 11 шәһәрне тоташтырган видеоконференциядә белдерде.

“Татар-информ” хәбәрчесе соравына җавап биреп, ул: “Казанны бик яратам. Идел буенда - минем күршеләрем. Шәп шәһәр, шәп стадион. Россиянең өченче башкаласы дияргә була”, - диде.

“Җанатар паспорты – Россиядәге ноу-хао. FIFA бу тәҗрибәне дәвам итәр дип уйлыйм. Элек болай түгел иде. Бу безгә стадоннарга иң тәртипсезләрне үткәрмәскә булыша, Россия гражданнарын гына түгел, хокук саклау органнары чит илләрнең хокук сагында торучылар белән даими элемтәдә. Аларда иң куркыныч хулиганнарның кара исемлеге бар, һәм без аларны стадионга кертмибез. Бу әйбәт тә. Тәртип бозасың килсә, өеңдә кал”, - дип белдерде Михаил Дегтярев.

Депутат җанатарлар өчен Россиягә юл Fan ID – җанатар паспорты буенча ачык булуын, виза кирәкмәгәнен дә билгеләп узды. Аның әйтүенчә, туристлар, җанатарларның Россия шәһәрләренә килүеннән сәүдәгә, кече бизнеска файда берничә йөз миллиард долларга да җитәргә мөмкин. “Түләү системаларының берсенең бәяләмәсе буенча, беренче атнада Мәскәүдә генә дә чит ил кешеләре кунакханә һәм рестораннарда 2 млрд сум акча тоткан. Бу әле Мәскәүдә генә, калган шәһәрләрдә тагын 2,5 млрд сум. Ягъни, бер атна эчендә бер түләү системасы буенча гына да эшмәкәрләргә, отельерларга 5 млрд сум табыш килгән дигән сүз”, - диде ул.

Михаил Дегтярев чит ил гражданнарын чемпионатның оештыру комитетына эшкә кабул итү тәртибе гадиләштерелгәнен, җанатарлар өчен транспортта бушлай йөрү гамәлдә булуын искәртте. Ә букмекерларның закон буенча акчаның 5 процентын төрле спорт төрләре федерацияләренә бирергә тиешлекләрен белдерде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10