ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Дәүләт Думасында Чемпионат объектларын карап тоту мәсьәләсе күтәреләчәк – М.Дегтярев

4 июль 2018, 17:00 , Фото: Ильнар Тухбатов. Рамиль Гали

Дәүләт Думасында Чемпионат объектларын карап тоту мәсьәләсе күтәреләчәк – М.Дегтярев Россия шәһәрләрендә Дөнья чемпионатына дип төзелгән стадионнарны карап тоту белән профессиональ футбол клублары шөгыльләнергә тиеш, дип саный депутат.

(Казан, 4 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия шәһәрләрендә Дөнья чемпионатына дип төзелгән стадионнарны карап тоту белән профессиональ футбол клублары шөгыльләнергә тиеш. Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Физик тәрбия, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Михаил Дегтярев шулай дип саный.

Дегятерев, Чемпионат тәмамлангач, Дәүләт Думасында чемпионат мирасы объектларын тоту мәсьәләсен җентекләп караячакларын әйтте. Бу хакта ул бүген Мәскәүдә чемпионатның матбугат үзәгендә мундиальне кабул итүче 11 шәһәрне тоташтырган видеоконференциядә сөйләде.

Пресс-конференция председателя комитета ГД РФ по спорту Михаила Дегтярева

“Иң мөһиме – профессиональ футол клубларының маркетинг юлы белән бу стадионнарда акча җыюы һәм шул акчаны стадионнарны карап тотуга да юнәлдерүе. Бу нормаль практика. Дөнья тәҗрибәсендә әле еш кына стадионнарның хосусый акчага төзелүен дә беләбез. Алайса, стадионнарны төзедек тә, футбол клублары әзергә мәзер килеп утыра булып чыгачак бит. Уенчылар сатып алсыннар да, яхшы гына маркетинг программасы эшләп, танылсыннар, акча эшләсеннәр”, - дип әйтте Михаил Дегтярев.

Аның сүзләренчә, Чемпионат тәмамлангач, Дәүләт Думасы депутатлары Чемпионат мирасы булган объектларның ничек карап тотылуы мәсьәләсен күтәрәчәк. Депутат спорт объектлары кулланышы буенча берничә төбәккә уртак операторлар булдыру, стадионнарда футбол белән бәйле булмаган башка чаралар уздыру мөмкинлеге мәсьәләләре дә каралуын әйтте.

Пресс-конференция председателя комитета ГД РФ по спорту Михаила Дегтярева

Михаил Дегтярев стадионнарны эшкә җигү мәсьәләсендә дөнья тәҗрибәсенә дә таянырга киңәш итте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10