ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Россиядә алты меңнән артык укучы БДИда 100 балл җыйган

4 июль 2018, 14:11

Быел иң популяр предметлар җәмгыять белеме һәм физика булган.

(Казан, 4 июль, “Татар-информ”). Россиядә Бердәм дәүләт имтиханын югары баллга тапшыручылар саны чама белән узган елгы дәрәҗәдә булган. БДИда 6 меңләп чыгарылыш сыйныф укучысы һ00 балл җыйган. Бу хакта Россия Мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте хәбәр итә.

Бердәм дәүләт имтиханнарын төп вакытта, 28 майдан 2 июльгә кадәр, 670 меңнән артык кеше тапшырган. Шул исәптән, 645 мең бала быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары. Россия буенча имтиханга килү 92 процентны, быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары арасында 99 процентны тәшкил иткән.

Бердәм дәүләт имтиханнарының төп вакыты эшче режимда, бернинди өзеклексез узган. Беренчел мәгълүматлар буенча, имтихан нәтиҗәләре узган елгы дәрәҗәдә булган. Шулай итеп, имтиханда катнашкан 478 кеше мобиль телефон кулланганга, 463е – шпаргалкалар өчен имтиханнан чыгарылган.

Имтихан кампаниясе вакытында контроль материалларны читкә чыгару теркәлмәгән.

Быел иң популяр предметлар җәмгыять белеме һәм физика булган. Моннан тыш, биология, тарих, химия белән кызыксынганнар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10