ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Синоптиклар Татарстанда җил көчәячәк дип кисәтә
Башкортстанның “Мирас” җыр һәм бию ансамбле Франциядән гастрольләрдән кайтты
Татарстанда юл һәлакәтендә җиңел машина йөртүчесе аягын сындырган
Тукай районында яшәүче кыз керәшен җырларын иң яхшы башкаручы булып танылды
Татарстаннан читтә белем алучы студентлар Казанга форумга җыела

Сәясәт

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан һәм Казахстан үзара хезмәттәшлекне үстерәчәк

4 июль 2018, 08:25 , Фото: president.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан һәм Казахстан үзара хезмәттәшлекне үстерәчәк Татарстан Президенты Астанада финанс форумында һәм халыкара финанс үзәген ачуда катнаша.

(Казан, 4 июль, “Татар-информ“). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов EXPO ASTANA конгресс-үзәгендә Казахстан Республикасы Премьер-министры Бәхетҗан Сагынтаев белән очрашты. Татарстан Президенты эш сәфәре белән Казахстанда. Бу хакта президент матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу башлануга ук Рөстәм Миңнеханов Бәхетҗан Сагынтаевка Астана финанс форумында һәм халыкара финанс үзәген ачуда катнашуга чакырулары өчен рәхмәт белдерде: «Россия Федерациясе белән Казахстан Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләр кысаларында Татарстан-Казахстан хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләләренә шәхсән игътибар итүегез өчен рәхмәтлебез. Безнең багланышлар, ике илнең дә президентлары хуплавы нәтиҗәсендә динамик рәвештә үсә. Өч атна элек Казахстан Президенты Нурсолтан Абишевич Назарбаев безнең республикада булган иде. Бу безнең өчен тарихи визит булды», - диде ул.

Визит в Республику Казахстан

«Без Казахстан Президенты Нурсолтан Абишевич Назарбаев белән бу турыда җентекләп сөйләшкән идек», - диде Бәхетҗан Сагынтаев.

«Без Казахстан казанышларын игътибар белән күзәтәбез, сезнең бай тәҗрибәгезне һәм иң яхшы практикаларыгызны киң кулланабыз. Татарстан белән Казахстанны күптәнге партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли. Без Казахстан компанияләре белән икътисади һәм инвестицион элемтәләрне үстерергә омтылабыз. Үткән ел йомгаклары буенча Татарстан-Казахстан товар әйләнеше 40%ка артты һәм 700 млн. АКШ доллары тәшкил итте. Казанда очрашу барышында Нурсолтан Абишевич товар әйләнешен 1 млрд. АКШ долларына җиткерергә йөкләмә бирде. Шикләнмибез дә, хезмәттәшлегебезне үстерү нәтиҗәсендә якын киләчәктә бу уртак бурычыбызны үти алырбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Визит в Республику Казахстан


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10