ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Самара өлкәсе мөфтие “Балалар йортларына ярдәм” хәйрия чарасын башлады

3 июль 2018, 20:05

Хәйрия чарасы 25 июньнән 25 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 3 июль, “Татар-информ”). Самара өлкәсе мөфтие “Балалар йортларына ярдәм” хәйрия чарасын башлап җибәрде. Бу турыда "Самара татарлары" сайты хәбәр итте.

Әлеге чара Самара өлкәсе мөфтие, Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Самара өлкәсе рәисе Талип Яруллин ярдәмендә оештырыла. Шушы көннәрдә башлап йөрүчеләр Самара өлкәсенең “Иволга” ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга ярдәм үзәге” дәүләт учреждениесендә булган. Хәзерге вакытта биредә йөзгә якын бала тәрбияләнә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Хәйрия чарасы балалар өчен кирәкле җиһаз, өстәл-урындыклар һәм егермеләп кровать сатып алуга, бүлмәләргә косметик ремонт ясауга мөмкин булган кадәр матди ярдәм күрсәтү, акча җыю өчен башлаган.

Чара 25 июньнән 25 июльгә кадәр дәвам итәчәк. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10