ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Алексей Песошин “Закон территориясе” республика конкурсы лауреатларын бүләкләде

3 июль 2018, 17:12 , Фото: tatarstan.ru

Алексей Песошин “Закон территориясе” республика конкурсы лауреатларын бүләкләде “Муниципаль район һәм шәһәр округы территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен” номинациясендә беренче урынга Н.Мәһдиев лаек булды.

(Казан, 3 июль, "Татар-информ"). Кичә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында “Закон территориясе” республика конкурсына нәтиҗә ясалды. Конкурс лауреатларын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүләкләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

ТР Премьер-министры сүзләре буенча, соңгы вакытта республикада җинаятьчелеккә каршы көрәштә уңай динамика күзәтелә. Узган ел ахырына республикада 1500дән артык халык дружиналары эшләгән, аларда 20,5 меңнән артык кеше исәпләнә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Алексей Песошин конкурс җиңүчеләренә бүләкләр тапшырган. “Муниципаль район һәм шәһәр округы территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен” номинациясендә беренче урынга Чаллы мэры Наил Мәһдиев лаек булган.

Икенче урын Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшинга, өченче урын Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллинга бирелгән.

  • “Закон территориясе” конкурсы республикада 2007 елдан уздырыла. Аның инициаторы Татарстан Эчке эшләр министрлыгы. Конкурсның максаты – җәмәгать тәртибен тэмин итүгә өлеш кертүче муниципаль берәмлек башлыкларын, предприятие, оешмалар һәм уку йортлары җитәкчеләрен стимуллаштыру. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10