ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татьяна Ларионова Зөя утрау-шәһәрен 17 меңнән артык турист каравын әйтте

3 июль 2018, 17:00 , Фото: Михаил Захаров

Татьяна Ларионова Зөя утрау-шәһәрен 17 меңнән артык турист каравын әйтте Чит ил кунаклары Зөя тарихи музеенда монастырьлар һәм чиркәүләр тарихы белән танышкан.

(Казан, 3 июль, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Зөя утрау-шәһәрен 17 меңнән артык турист караган. Чит ил кунаклары Зөя тарихи музеенда монастырьлар һәм чиркәүләр тарихы белән танышкан. Бу хакта бүген IT-паркта – чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә Тарих һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова хәбәр итте.

"Мексика туристлары бик күп килә. Алар монастырьлар һәм чиркәүләр тарихы, христиан дине хакында сорыйлар. Туристларга аеруча "Ленивый торжок" дигән утрау ошый, анда аларга баһадир сугышчылар хакында сөйлибез. Үзләре дә музейдагы сугыш коралларын кулланып ярышып карый алалар. Әлеге шәһәрчекне христиан тарихы белән генә бәйле урын дип санау дөрес түгел. Бу урынның тарихы танылган татар шәхесләренең язмышы белән дә бәйле. Илдә тоталитар режим чәчәк аткан вакытларда бирегә сәяси тоткыннарны озатканнар. Бүген Свияжск музеенда Фәтхи Бурнаш, Хәсән Туфан кебек әдипләребезнең шәхси эшләре саклана. Туристларга алар хакында да сөйлибез", - диде ул.

Татьяна Ларионова сүзләренчә, музейга килүчеләр өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. "Өч телдәге мәгълүмат белән туристик карта-схема макетлары эшләдек. Изге Болгар һәм Свияжскига таба хәрәкәт итү юлында туристик объектларга юнәлешне билгеләүче коңгырт төстәге юл күрсәтмәләре куелды. Анна соң, Свияжскида 28 урынга исәпләнгән ике кунакханә кулланылышта", - диде ул.

  • Археология, шәһәр төзелеше, архитектура, мәдәни мирасны саклау, һәйкәлләрне реставрацияләү һәм консервацияләү буенча Татарстан, Россия һәм халыкара белгечләрнең хезмәте нәтиҗәсендә Свияжск ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10