ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Түбән Кама сусаклагычында яшь ир белән хатын суга бата язган

3 июль 2018, 13:15 , Фото: ГУ МЧС по РТ

Түбән Кама сусаклагычында яшь ир белән хатын суга бата язган Коткаручылар, аларны яр буена алып чыгып, табибларга тапшырган.

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Түбән Кама сусаклагычында ир белән хатын һава тутырылган матраста суга бата язган. «Татар-информ» агентлыгына бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә 112 бердәм номерына йөк порты һәм «SunDale» пляжы арасында кемнеңдер суга батуы турында хәбәр килгән.

Урынга шунда ук 56нчы янгын-коткару бүлеге хезмәткәрләре, 6нчы зона янгын-коткару бүлегенең  дежур сменасы, шулай ук табиблар һәм Суда батучыларны коткару җәмгыяте вәкилләре юл тоткан.

Коткаручылар, аздан гына суга батмый калган 26 яшьлек ир белән 29 яшьлек хатынны яр буена алып чыгып, табибларга тапшырган.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10