ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Азнакай һөнәр көллиятен 154 укучы тәмамлады

3 июль 2018, 03:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru

Азнакай һөнәр көллиятен 154 укучы тәмамлады Балалар иҗат үзәгендә Лениногорск политехника көллиятенең Азнакай филиалын тәмамлаучылар өчен чыгарылыш кичәсе узды.
(Казан, 3 июль, "Татар-информ", "Маяк", Ильяс Баһауов). Балалар иҗат үзәгендә Лениногорск политехника көллиятенең Азнакай филиалын тәмамлаучылар өчен чыгарылыш кичәсе узды, дип хәбәр итә район басмасы. 
 
Филиал директоры Роберт Хөснетдинов белдергәнчә, бу елны 8 белгечлек буенча 154 студент кулына диплом ала. Алар берсе дә эшсез калмаячак, чөнки эшче көчләргә хезмәт базарында ихтияҗ һәрчак зур. Әлеге фикерне чыгарылыш кичәсенә килгән район оешмалары җитәкчеләре дә раслады.
 
Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин чыгырылыш укучыларына уңышлар теләп, шатлыклы хәбәр дә җиткерде: киләсе уку елыннан көллият филиал булудан туктап, мөстәкыйль техникумга әвереләчәк.
 

Чыгарылыш кичәсе тәбрикләүләр, концерт номерлары белән бик матур узды. Бәйрәм истә калырлык вальс белән тәмамланды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10