ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Россельхознадзор “Чаллы-бройлер” продуктларында сальмонелла тапкан

2 июль 2018, 21:33 , Фото: Рамиль Гали/архив

Россельхознадзор “Чаллы-бройлер” продуктларында сальмонелла тапкан
	 
Ведомствоның рәсми сайтында Россиянең 25 предприятиесе исемлеге басылып чыккан.

(Казан, 2 июль, “Татар-информ”). Россия Авыл хуҗалыгы буенча күзәтчелек федераль хезмәте кош итендә патогенлы микроорганизмнар, шул исәптән сальмонелла табылу сәбәпле, “Чаллы-бройлер” ҖЧҖнә карата чикләү чаралары кертә.

Ведомствоның рәсми сайтында бүген Россиянең 25 предприятиесе исемлеге басылып чыккан.

Моннан тыш, Россия Авыл хуҗалыгы буенча күзәтчелек федераль хезмәте тиешле вәкаләткә ия төбәк ветеринария органнарына күрсәтмә юллаган. Ул хатта, куркыныч тудыра торган продукциияне әйләнешкә чыгартмау өчен, тиешле чаралар күрү кирәклеге турында әйтелә.

Ведомство әлеге 25 компаниянең Таможня берлеге реестрына керүен билгеләп үткән. Ә бу исә продукциянең Евразия икътисади берлеге әгъзалары булган илләргә дә җибәрелгән булу ихтималын аңлата.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10