ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Мәскәү татарлары кабат «Клуб 16» оештырырга җыена

2 июль 2018, 14:49

Җитәкче табылган очракта, Татарстаннан чыккан сәяси эшлеклеләрне берләштергән тагын бер клуб барлыкка килергә мөмкин.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Мәскәү татарлары кабат «Клуб 16» оештырырга җыена. Җитәкче табылган очракта, Татарстаннан чыккан сәяси эшлеклеләрне берләштергән тагын бер клуб барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта Татарстанның Мәскәүдәге даими вәкиллеге хәбәр итә.

Мәскәүдә эшләп килгән легендар «Клуб 16» оешмасына нигез салучылар арасында КПССның Татарстан өлкә комитетының элеккеге беренче сәркатибе Фикрәт Табиев та булган. Ул үлгәннән соң, 2015 елда, оешма эшләүдән туктаган.

Биредә Татарстанда туып үскән һәм этник татарлар очраша торган башка берләшмәләр дә бар. Әмма «аларның җитәкчеләренең Ф.Табиев кебек сәяси йогынтысы юк», дип искәртәләр Татарстанның Мәскәүдәге даими вәкиллегендә.

Вәкиллек каршында төзелгән «Табиблар клубы» һәм «Генераллар клубы» өлешчә генә булса да «Клуб 16» оешмасы традицияләрен дәвам итә. Аларның составында республикада туып үскән танылган һәм хөрмәткә лаеклы шәхесләр шактый, диелгән әлеге хәбәрдә. 
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10