ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда авариядә имгәнгән биш айлык кыз хастаханәдә үлгән

2 июль 2018, 13:13 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Татарстанда авариядә имгәнгән биш айлык кыз хастаханәдә үлгән Казан – Малмыж трассасының 45нче чакрымында Коркачык авылы янында «Лада» һәм «Хонда» автомобильләре бәрелешеп, биш кеше имгәнгән.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Татарстанда юл һәлакәтендә имгәнгән биш айлык кызның Казан хастаханәсендә гомере өзелгән, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы.

Кичә Казан – Малмыж трассасының 45нче чакрымында - Коркачык авылы янында «Лада» һәм «Хонда» автомобильләре бәрелеште.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында мәгълүматы буенча, авария нәтиҗәсендә биш кеше имгәнгән. Биш айлык кыз һәм аның әнисен авыр хәлдә Биектау хастаханәсенә китергәннәр. Соңрак сабыйны Казанның Республика балалар клиник хастаханәсенә озатканнар. 2 июльгә каршы төндә кыз алган җәрәхәтләрдән үлгән.

Әлеге авариядә зыян күргән тагын ике кешене – 7нче шәһәр хастаханәсенә, 10 яшьлек малайны Республика балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10