ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Казанлылар шәһәр Думасына ике яңа депутат сайлаячак

2 июль 2018, 12:00 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Казанлылар шәһәр Думасына ике яңа депутат сайлаячак Сайлаулар бердәм тавыш бирү көненә - 9 сентябрьгә билгеләнгән.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Казанлылар өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасына ике яңа депутат сайлаячак. Казанның Сайлау комиссиясе рәисе Фәрит Гәрәев башкала мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«18 июньдә депутатлар Владислав Кадыров һәм Дмитрий Анисимовның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылуга бәйле рәвештә, Төньяк һәм Арбузов бермандатлы сайлау округлары буенча өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасына өстәмә сайлаулар узачак. Сайлаулар бердәм тавыш бирү көненә - 9 сентябрьгә билгеләнгән», - дип искәртте Фәрит Гәрәев.  

Аның сүзләренчә, кандидатлар тәкъдим итү буенча документлар кабул итү башланды һәм июль ахырына кадәр дәвам итәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10