ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Аксубайның Иске Кыязлы авылы балалары мөселман Сабан туенда кул эшенә сәләтләрен күрсәткән

2 июль 2018, 08:16 , Фото: Әлфия Нурхамәтова

Аксубайның Иске Кыязлы авылы балалары мөселман Сабан туенда кул эшенә сәләтләрен күрсәткән "Ак калфак"лылар иҗади эшләрдән күргәзмәләр, остаханә дәресе тәкъдим иткән.

(Казан, 2 июль, "Татар-информ"). 30нчы июнь көнне Аксубай районы Иске Кыязлы авылында балалар мөселман Сабан туе булып узган. Бу хакта районның туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте җитәкчесе Әлфия Нурхамәтова хәбәр итте.

Аксубайлыларны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сәламләгән һәм нәниләргә сәламәт булып үсүләрен теләгән. Нәни мөселманнарны бәйрәм белән Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров һәм район имам-мөхтәсибләре дә котлаган.

"Ак калфак"лылар иҗади эшләрдән күргәзмәләр, остаханә дәресе тәкъдим иткән. Күргәзмәләр " Борынгы язу", "Милли бизәкләр", "Намазлыклар", «Изге китаплар» "Тәхарәт - намаз ачкычы" темаларына оештырылган булган.

Балалар Сабан туйда мөнәҗәтләр әйткәннәр, милли көрәш, ат чабышы, төрле уеннарда кызыксынып катнашканнар.

  • Әлфия Нурхамәтова - Аксубай районы туган якны өйрәнүчеләр җәмгыятен җитәкли. Шактый еллардан бирле үз авылы, туган төбәге тарихын өйрәнә. Әлфия Рәшит кызы 15 ел Аксубай балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлегендә педагог булып эшләгән. 2014 елдан Үзәкләштерелгән музей системасын җитәкли. Ул Аксубай районында, Татарстан шәһәрләрендә үз эшләреннән күргәзмәләр дә оештырды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10