ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Спас районы хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү дәвам итә

2 июль 2018, 05:00

Әлегә районда 17 меңнән артык гектарда гына эш башкарылган.
(Казан, 2 июль, "Татар-информ", "Яңа тормыш"). Район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү дәвам итә, дип яза Спас районының "Яңа тормыш" басмасы. 
 
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, печән өчен якынча 2000 гектарда үлән чаптырылган. Хуҗалыкларда 1350 тонна печән әзерләгәннәр. Үләннәрне 5000 гектардан артык мәйданнан җыеп аласы бар.
 
Хуҗалыкларда шулай ук сенаж салалар. Бу эш “Авангард”, “ВЗП “Булгар” һәм “Хузангаевское” җәмгыятьләрендә оешканлык белән бара. Биредә инде 2300 тонналап сенаж салынган.
 

Механизаторлар пар җирләрен эшкәртүне дәвам итә. Әлегә бу мөһим агрочара 17 меңнән артык гектарда гына эш башкарылган, диелә хәбәрдә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10