ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
21 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда Бөтендөнья урам киносы фестивалендә Татарстанның кыска фильмнарын күрсәтәчәкләр
Клара Кучковскаяның себер татар телендә беренче хикәяләр җыентыгы дөнья күрде
"Аэрофлот" Шереметьево аэропортыннан багажларны җибәрү проблемасы турында хәбәр итә
Театр тәнкыйтьчеләре Чаллы курчак театры спектакле премьерасын карадылар

Җәмгыять

Англия җанатары Татарстанда туристлык өлкәсендә эшләргә тели

1 июль 2018, 15:39 , Фото: Салават Камалетдинов

Англия җанатары Татарстанда туристлык өлкәсендә эшләргә тели Джастин Уоллей Казанга соклануын һәм Татарстан башкаласында яшәргә риза булуын әйтте.

(Казан, 1 июль, “Татар-информ”, Александр Елисеев). Англия җанатары Казанда булганнан соң, Татарстанда туристлык өлкәсендә эшләргә теләк белдерде. Джастин Уоллей Казанга соклануын һәм Татарстан башкаласына яшәргә килергә риза булуын әйтте.

Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов ведомство бинасында җанатар белән очрашты. Ул кунакка републикада туризмны үстерү комитеты эше турында сөйләде.

“Без Татарстанны дөньякүләм мәйданчыкта популярлаштыру, республикада туризмны үстерү, кадрлар потенциалын үстерү һәм яңа юнәлешләр булдыру белән шөгыльләнәбез. Ел саен Татарстанга килүче туристлар саны 7-10 процентка арта”, - диде Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе.

Джастин Уоллей Казанда ун көн булган, шул көнннәрдә футбол буенча Дөнья чемпионатын күзәткән. Очрашуда ул Казанга соклануын  әйтте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10