ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Дөньядагы иң матур әби Казанда җанатарлар футбол кырына туй күлмәгендә чыкты

1 июль 2018, 14:28 , Фото: Валерия Белова

Дөньядагы иң матур әби Казанда җанатарлар футбол кырына туй күлмәгендә чыкты Кичә җанатарлар фестивале мәйданында кәләшләр матчы узды.

(Казан, 1 июль, “Татар-информ”, Валерия Белова). Grandma Universe 2018 Халыкара матурлык конкурсы җиңүчесе Илия Гарипова кичә Казанда җанатарлар фестивале мини-кырына футбол уйнарга туй күлмәгендә чыкты.

  • Кичә "Казан-Арена" стадионында узган матчта Франция җыелма командасы Аргентинаны 4:3 исәбе белән отты.

“Мин мондый чараларда катнашырга яратам. Ирем дә футбол уйный, әлбәттә, элек мин дә футбол уйный идем, әмма туй күлмәгендә беренче тапкыр”, - дип сөйләде дөньядагы иң матур әби.

Кәләшләр матчы җанатарлар фестивале мәйданында кичә узды.

  • Илия Гарипова Болгария халыкара конкурсында Россия данын яклаган. Жюри Казанда яшәүче 45 яшьлек ханымны галәмдәге иң матур әби дип таныган. Аның өч баласы һәм кечкенә оныгы бар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10