ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Камал театры Ч.Айтматов романы буенча "Мәңгелек буран" спектаклен әзерли

1 июль 2018, 11:00 , Фото: kamalteatr.ru

Камал театры Ч.Айтматов романы буенча Камал театрында киләсе сезон премьерасы Ч.Айтматовның "Гасырдан да озын көн" романы буенча куелачак

(Казан, 1 июль, "Татар-информ"). Камал театры Ч.Айтматовның "Гасырдан да озын көн" романы буенча "Мәңгелек буран" спектаклен әзерли. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Спектакльнең премьерасы 113 сезонда театрның Зур сәхнәсендә булыр дип көтелә.  

  • Спектакльнең режиссеры - Илгиз Зәйниев, рәссам - Геннадий Скоморохов, композитор - Эльмир Низамов, балетмейстер - Сәлимә Әминова.

Спектакльдә катнашалар: Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Алсу Гайнуллина, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Илдар Хәйруллин, Айдар Хафизов, Рүзия Мотыйгуллина, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов, Татарстанның атказанган артистлары Минвәли Габдуллин, Алмаз Сабирҗанов, Миләүшә Шәйхетдинова, Фәнис Сафин, Гөлчәчәк Гәйфетдинова, Айрат Арсланов, Фәнис Җиһанша, Рамил Вәҗиев, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев һәм яшь артистлар Алмаз Борһанов, Айгөл Шәкүрова, Илнур Закиров, Эмиль Талипов, Ләйсән Фәйзуллина, Алмаз Гәрәев, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Эльвир Сәлимов, Гүзәл Гюльвердиева, Ирек Кашапов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10