ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
21 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда Бөтендөнья урам киносы фестивалендә Татарстанның кыска фильмнарын күрсәтәчәкләр
Клара Кучковскаяның себер татар телендә беренче хикәяләр җыентыгы дөнья күрде
"Аэрофлот" Шереметьево аэропортыннан багажларны җибәрү проблемасы турында хәбәр итә
Театр тәнкыйтьчеләре Чаллы курчак театры спектакле премьерасын карадылар

Мәдәният

Мостай Кәрим әсәре буенча кино төшерәләр

1 июль 2018, 10:21

“Безнең өйнең яме” фильмын Россия актеры һәм режиссер Александр Галибин төшерә.

(Казан, 1 июль, “Татар-информ”). Мостай Кәримнең “Безнең өйнең яме” повесте буенча кино төшерәләр. Фильмга Россия киносының яшь йолдызы Марта Тимофееваны чакырганнар. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Мәскәү укучысы Җәмилнең сеңлесе Оксана образына керә. Аны әнисе Бөек Ватан сугышы елларында Украинадан алып кайткан.

Мостай Кәрим исемендәге фондта хәбәр итүләренчә, Марта башкорт авылында кинога төшә башлаган. Актрисага бары 8 яшь, әмма ул 2013 елдан бирле телесериалларда төшә. Бу кыз “Время первых”, “Легенда о Коловрате”, “Он — дракон”, “Гоголь. Начало”, “Дед Мороз. Битва магов” һәм башка фильмнарда уйнаган.

  • “Безнең өйнең яме” фильмын Россия актеры һәм режиссер Александр Галибин төшерә, сценарий авторы - Айдар Акманов.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10