ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов Хәким Биктиевны “Дуслык” ордены белән бүләкләде
Владимир Путин пенсия яшен арттыруны ошатмавын әйтте
Идел буе районы суды “Спурт Банк”ның элеккеге җитәкчесенә "өй аресты" җәзасын билгеләде
Шиһабетдин Мәрҗанинең фикерләренә тирән төшенү булырга тиеш – Рушан Аббясов
Мәскәү татар яшьләре "Йолдызлар яңгыры"на берләшә

Мәдәният

Биләрдә арт-форумда “Әлиф” спектаклен куйдылар

30 июнь 2018, 17:40 , Фото: Медиа-центр ТРМОФ «Сәләт»

Биләрдә арт-форумда “Әлиф” спектаклен куйдылар “Әлиф”тә хореография, музыка һәм театр - Arts biler forumның өч юнәлеше дә бар.

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”). Россиянең “Алтын битлек” илкүләм театр премиясе лаек булган “Әлиф” спектакле Биләрдә Arts biler forum кысаларында беренче тапкыр ачык һавада күрсәтелде. Бу хакта “Сәләт” форумы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Спектакль форумда күрсәтү өчен очраклы сайланмаган. “Әлиф”тә  Arts biler forumның өч юнәлеше хореография, музыка һәм театр да бар.

Казан яшь тамашачылар театры режиссеры һәм сәнгать иҗтәкчесе Туфан Имаметдинов ачык һавада спектакль кую – ул эксперимент, бөтен команда өчен җаваплылык тою һәм дулкынлану кичерү.

Arts biler forum театраль юнәлеш җитәкчесе сүзләренчә, бу спектакль генә түгел, ә татар халкына, сәнгатькә һәм телгә, шулай ук юкка чыгу алдында торган бөтен телләргә ода.

Спектакльдән соң режиссер иҗат командасы алга куелган бурычны үти алды, диде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10