ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Икътисад

1 июльдән Россиядә торак-коммуналь хуҗалык тарифлары арта

30 июнь 2018, 09:33 , Фото: архив

1 июльдән Россиядә торак-коммуналь хуҗалык тарифлары арта Россия буенча түләү күләме 4 проценттан артмаячак.

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”). 1 июльдән Россиядә торак-коммуналь хуҗалык тарифлары арта, түләү күләме 4 проценттан артмаячак. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Санкт-Петербург белән Якутиядә коммуналь тарифлар 6 процентка, Кемерово өлкәсе белән Башкортстанда 5,9 процентка, Мәксәү, Киров һәм Новгород өлкәләрендә 5,5 процентка артачак.

Татарстанның Тарифлар комитетының йомгаклау коллегиясендә ведомство рәисе Марат Зарипов 2018 елда Татарстан өчен күрсәткеч 4,2 процент тәшкил итәчәк, дип белдерде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10