ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Татарстан кызы стендка ату буенча үсмерләр Дөнья кубогында ике рекорд куйды

29 июнь 2018, 21:19

Зилә Батыршина Россия җыелма командасында командалы скит төрендә алтын медаль алды.

(Казан, 29 июнь, “Татар-информ”). Татарстан кызы Зилә Батыршина стендка ату буенча үсмерләр Дөнья кубогында ике рекорд куйды. Бу хакта ТР Пуля белән һәм стендка ату федерациясе пресс-атташесы Ольга Камардина хәбәр итә.

Спортчы Россия җыелма командасында команда составында скит төрендә алтын медаль алды. Батыршина Анна Жаднова һәм Елена Бухонова белән 308 очко җыйдылар. Шулай итеп, алар үсмерләр арасында дөнья рекорды куйды. Кытайлылар - көмеш медаль, ә һиндстанлылар бронза алды.

Татарстан кызы шәхси турнирда мөмкин булган 125 мишеньнән 110ны нәтиҗәле аткан, шулай итеп, Дөнья рекорды куюга өлеш кертеп. Әмма финалда ул 30 тапкыр төгәл атып, 4 нче нәтиҗә генә күрсәтте.

Ярышлар 23-28 июньдә Германиянең Тюрингия федераль җирендә Зуль шәһәрендә узды. Анда Татарстаннан барлыгы биш спортчы - Зилә Батыршина, Александр Филиппов, Геннадий Мамкин һәм Полина Князева (трап), шулай ук Елизавета Евграфова (скит) катнашты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10