ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әлмәт районы авылларында терлек азыгы әзерләү эшләре бара

29 июнь 2018, 22:00 , Фото: almet-rt.ru

Әлмәт районы авылларында терлек азыгы әзерләү эшләре бара Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алган мәгълүматларга караганда, районда күпьеллык үләннәр мәйданы 12019 гектар тәшкил итә.

 (Әлмәт, 29 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районы авылларында терлек азыгы әзерләүнең иң кызган чагы. Терлекләрен кышлату өчен район буенча барлыгы 8700 тонна печән, 39000 тонна сенаж, 43500 тонна силос әзерләү кирәк, дип яза җирле басма.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алган мәгълүматларга караганда, районда күпьеллык үләннәр мәйданы 12019 гектар тәшкил итә. 27 июньгә шуның 3473 гектары чабылган, 2586 тонна печән, 880 тонна сенаж, әзерләнгән, силоска керешмәгәннәр әле.

Эш төрле хуҗалыкта төрлечә бара. Яхшы һава торышыннан оста файдаланучылар да, печәнгә әле генә төшүчеләр дә бар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10