ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов: «Кванториум» КАМАЗның киләчәк цифрлы үсешенә яхшы нигез була

29 июнь 2018, 15:53

Бүген Чаллыда Рөстәм Миңнеханов һәм "Ростех" корпорациясе генераль директоры "Кванториум" балалар технопаркында булды.

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Бүген Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Ростех" корпорациясе генераль директоры "Кванториум" балалар технопаркында булдылар. Бу хакта президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алар уку аудиторияләрен, һөнәри бүлмәләрне карады, проектлау һәм программалар ясау методлары белән таныштылар, "Кванториум"да тәрбияләнүчеләр проектларын бәяләделәр.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Чаллыда 2015 елда ачылган "Кванториум" балалар технопаркы Россиядә иң беренчеләрдән булды. Биредә 460 бала белем ала, алар төрле конкурсларда беренче урыннар яулый.

"Иң мөһиме - без якорь предприятиене дөрес сайладык. Бу - "КАМАЗ". Автопредприятиегә үзенә Чаллыда киләчәк "камазлылар"ны үстерү уңайлы. "Кванториум"да тәрбияләнүчеләр белеме киләчәктә дә аларга кирәк булачак. Әлеге балалар технопаркының КАМАЗның киләчәк цифрлы үсешенә яхшы нигез булуында шик юк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Сергей Чемезов балалар технопаркы потенциалын югары бәяләде һәм "Кванториум"да тәрбияләнүчеләр проектларын "КАМАЗ"да гамәлгә ашырып булуына ышануын белдерде.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10