ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Россиядә 1 июльдән торак-коммуналь хуҗалыгы тарифлары арта

29 июнь 2018, 14:47

Федераль монополиягә каршы хезмәттә ачыклык кертүләренчә, тарифларның күләмен һәр төбәк үзе билгели.

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Россиядә 1 июльдән торак-коммуналь хуҗалыгы тарифлары арта. Ил буенча тарифлар уртача алганда 4 процентка үсәчәк, дип яза «Известия» Федераль монополиягә каршы хезмәткә сылтама ясап.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, әлеге сан илнең 2018 елга социаль-икътисади үсеш фаразына туры килә.

«Әмма бу гражданинга тарифлар нәкъ менә шушы күләмдә арткан түләү кәгазе киләчәген аңлатмый», - диелә хәбәрдә.

Федераль монополиягә каршы хезмәттә ачыклык кертүләренчә, тарифларның күләмен һәр төбәк үзе билгели.

РИА «Новости» агентлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, торак-коммуналь хуҗалыгы тарифлары Санкт-Петербург һәм Якутиядә – 6, Кемерово өлкәсе һәм Башкортстанда – 5,9, Мәскәү, Киров һәм Новгород өлкәләрендә 5,5 процентка артачак.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10