ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Р.Миңнеханов аграрийларга «Кыр көне»ндә тәкъдим ителгән технологияләрне өйрәнергә кушты

29 июнь 2018, 14:04 , Фото: архив/Александр Эшкинин

Р.Миңнеханов аграрийларга «Кыр көне»ндә тәкъдим ителгән технологияләрне өйрәнергә кушты Агротехника күргәзмәсе Россиянең 21 төбәгеннән, шулай ук Белоруссия һәм Венгриядән 152 компанияне берләштерде.

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә район башлыклары һәм төбәк аграрийларына «Татарстанда кыр көне-2018» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән технологияләрне өйрәнергә кушты. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов кичә старт алган агротехника күргәзмәсе кысаларында үткән чараларга уңай бәя бирде һәм аның оештырылу дәрәҗәсе югары булуын билгеләп үтте.

«Татарстанда кыр көне-2018» күргәзмәсе Россиянең 21 төбәгеннән, шулай ук Белоруссия һәм Венгриядән 152 компанияне берләштерде. Анда авыл хуҗалыгы техникасының яңа төрләре, авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортлары, үсемлекләрне саклау чаралары (һ.б.) белән танышырга мөмкин.

Чара кысаларында 128 фермер федераль программалар буенча 250 миллион сумлык грант алды. Шул исәптән, 8 кооператив, эшен яңа башлаган 84 фермер һәм 36 гаилә фермасы да өлешсез калмады. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10