ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

6 июльдә Казанга Төркмәнстан Президенты килә

29 июнь 2018, 12:44 , Фото: архив tatarstan.ru

6 июльдә Казанга Төркмәнстан Президенты килә Гурбангулы Бердымөхәммәдовка борынгы Болгар каласы һәм Зөя утрау-шәһәрлеген торгызуга бәйле проектларны тәкъдим итәчәкләр.

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). 6 июльдә Казанга Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов килә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Хөкүмәтендәге чыганак хәбәр итте.

Төркмәнстан лидерының сәфәр программасы нигезендә, аны «Казан» аэропортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алачак. Шуннан соң алар Казан Кремлендә очрашу үткәрәчәк.

Аннары ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кунакка борынгы Болгар каласы һәм Зөя утрау-шәһәрлеген торгызу, шулай ук Болгар ислам академиясен төзүгә бәйле проектларны тәкъдим итәчәк.

Кичен Татарстан Президентының Казан Кремлендәге резиденциясендә Рөстәм Миңнеханов исеменнән Гурбангулы Бердымөхәммәдов хөрмәтенә тантаналы кабул итү оештырылачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10