ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Бәяләр күтәрелә, чынбарлык керемнәр кими - "Ватаным Татарстан" газетасы

29 июнь 2018, 11:39 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Бәяләр күтәрелә, чынбарлык керемнәр кими - Татарстан моңа кадәр социаль өлкәдә Россиянең башка төбәкләреннән уңай якка аерылып торды.

(Казан, 29 июнь, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Рәшит Фәтхрахманов). Россиядә президент сайлау алдыннан туктап торган бәяләр яңадан старт алды. Бензин бәя­ләренә ияреп, куллану товарла­рының хакы бердәм рәвештә яңа үрләр яулый башлавы турында хә­бәр­ләр килә. Росстатның рәсми хәбәрләре дә май аенда илкүләм бәяләр узышы башлануын сөйли.

Рәсми статистика апрель аенда май бәяләренең 3,9 процентка артуын билгеләгән. Бу – 2013 елдан соң рекордлы күрсәткеч, ди белгечләр. Мондый сикереш доллар бәясе кискен артып, "рубль" көчсезләнгән 2015 елда гына күзәтелгән булган.

Эре җитеште­рүчеләрнең 13 проценты - үз­ товарларына бәяне үзләренең күтә­рүен, 33 проценты “чит“­­ләрнең өстәвен әйт­кән. Топ-менеджерлар  чималга һәм материалларга бәяләрнең әле тагын да күтәрелүен көтә. Өстәмә кыйм­мәткә салым 20 процентка җит­керел­гәч, бәяләр, тагын бер тапкыр тирән сулыш алып, югары сике­рә­чәкләр, монысы да котылгысыз. Рос­сия­күләм хәлләр шундыйрак: бәяләр күтәрелә, реаль керемнәр кими. Март сайлавы халык кесәсендә шул рәвешле кайтаваз бирә. Коммуналь түләүләргә традицион июль күтәрелеше дә кул сузымы ераклыкта гына.

Без Татарстандагы хәлләргә күзәтү ясарга ашыктык, чөнки беләбез: Татарстан моңа кадәр социаль өлкәдә Россия өлкәләреннән уңай якка аерылып торды. Идел буе федераль округында үткән елның декабрен май ае белән чагыштырып карасак, бәяләрнең иң югары индексы Түбән Новгород өл­кәсендә: ул – 102 процент. Бәяләр индексы ягыннан тагын 9 өлкә безне узып киткән, биш өлкә Татарстан кебек 101,2ле индекс күр­сәткән. Бу – бәя­ләр күтәрелгән, әмма әлегә тү­зәрлек дигәнне аңлата. Ләкин индекс үзе генә күп нәрсә аңлатмый әле ул. Чын бәяләрнең үзләрен карарга ки­рәк.

2,5-3,5 процент майлылыктагы пастеризацияләнгән сөткә бәя, мәсәлән, Самара өлкәсендә – 56 сум 15 тиен; Чуваш Республикасында – 54 сум 30 тиен; Татарстанда – 44 сум 13 тиен тора. Арыш икмәге шулай ук Самарада – 48 сум 76 тиен, Башкортстанда – 43 сум 35 тиен, Татарстанда – 41 сум 46 тиен, Саратов өл­кәсендә – 32 сум 92 тиен. Аерманы сизәсездер.

Татарстанның үзендә дә бәя белән бәя нык аерыла. Нурлат районында Дарницкий сортлы икмәк июнь аенда 32 сум 83 тиен торса, Лаеш районында 48 сум 30 тиен тора. Арчада быелның феврале белән чагыштырганда, бу төр икмәкнең бәясе төшкән: ел башында 49 сум 64 тиенлек республика рекорды булган бәя май-июньгә 44 сум 77 тиенгә кадәр түбәнәйгән. Югарыдан старт алсаң, бензинга карап тормыйча, бәяләрне бераз төшерергә дә була икән.

Бензин дигәннән, Идел буе федераль округында ул - Уфа белән Казанда иң түбән бәядән сатыла. 18 июньгә Уфа бәясе – 40 сум 59 тиен, Казанныкы – 40 сум 64 тиен. Иң кыйммәт бензин Кировта – 42 сум 66 тиен. Президент сайлар алдыннан Казанда бәя 37 сум 40 тиен булган. Гыйнварда шул ук бәя шәйләнә. Димәк, сайлау белән бәяләр тотрыксызлыгы арасында туры бәй­ләнеш бар.

Президент белән ”Туры элемтә” бензин бәяләренә ни рәвешле йогынты ясаган? Путинга зарлану файда бирәме? Сорауларга җавап бирергә тырышып карыйк. ”Туры элем­тә” алдыннан Ульяновскида бензин бәясе 40 сум 62 тиен булса, хәзер 40 сум 65 тиен, Пермьдә 42 сум 11 тиенлек АИ-92 хәзер 41 сум 57 тиенгә калган. Кайдадыр бәя тиенләп арткан, кайдадыр тиенләп кимегән. Россия буен­ча бензин бәяләре уртача 4 тиенгә арзанайды, дип шаулаша әнә үзәк матбугат. Төп нәтиҗәне исә тагын бер­ничә айдан гына ясап булачак. Аналитиклар ягулык бәясенең 50 сумга кадәр күтәреләчәген вәгъдә итәләр, хәтта аның дефициты башлану белән дә куркыталар. Вакыт күрсәтер. Ихтимал, безгә тагын бер тапкыр Черномырдинча: ”Беркайчан да булганы юк иде һәм менә тагын...” – дип әйтергә туры килер.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10