ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Татарстанның телләр өйрәтүдәге иң яхшы 30 балалар бакчасы билгеле булды

29 июнь 2018, 07:15 , Фото: mon.tatarstan.ru

Татарстанның телләр өйрәтүдәге иң яхшы 30 балалар бакчасы билгеле булды Аларга 500әр мең сум күләмендә грант тапшырылачак.

(Казан, 29 июнь, “Татар-информ”). Татарстанда “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” грантына конкурс үткәрелде. Конкурста 82 балалар бакчасы катнашты. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Нәтиҗәләр буенча, Татарстанда мәктәпкәчә югары сыйфатлы билингваль белем бирә торган иң яхшы 30 балалар бакчасы сайлап алынган. Аларның һәркайсына 500әр мең сум күләмендә грант биреләчәк.

Грант откан балалар бакчалары исемлеге белән министрлык сайтында танышырга мөмкин.

  • Проектның максаты – Татарстан Республикасы дәүләт телләрен популярлаштыру, мәктәпкәчә билингваль белем бирү буенча балалар бакчаларының эш тәҗрибәсен тарату.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10