ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Әңгәмә

Башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтов: миңа беркем дә рәхмәт әйтмәячәген белеп иҗат иттем

28 июнь 2018, 13:26

Башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтов: миңа беркем дә рәхмәт әйтмәячәген белеп иҗат иттем Өч китап чыгарып, бестселлер авторы булган Айгиз Баймөхәммәтов белән әңгәмә.

(Казан, 28 июнь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Айгиз Баймөхәммәтов – танылган башкорт язучысы. Ул 29 яшендә өч китап язып, бестселлер авторы булган егет. Яңа гына аның “Калдырма, әнкәй!” китабы 3 мең тираж белән татарча да басылып чыкты. Әлеге әсәрнең гомуми тиражы – 36 мең данә. Китапларының төрле телләрдә чыккан гомуми басма тиражы - 50 мең данәдән артык, 100 меңнән артык кеше әсәрне интернет аша күчереп алган. Бу - Россиянең милли республикаларында милли телдә басылган бүгенге авторлар арасында рекордлы сан.

Айгиз Баймөхәммәтовның китаплары детдом балаларына багышланган. Бу – авторга якын тема, чөнки үз башыннан узган: Айгиз балачагында ятим калып, үзе балалар йортында тәрбияләнгән.

"Без детдомда йөз бала үстек, шуның туксанының ата-анасы исән иде"

Айгиз Баймөхәммәтов детдомда рус телендә укыган, әмма ул бары тик башкорт телендә генә яза. Башкорт телендә укый алырлык аудиторияне яулап бетергәнлеген таныса да, рус телендә язуга күчергә җыенмый. Аның максаты – төрки телле укучыларны “яулап алу”. Бу юнәлештә нәрсәгәдер ирешелгән дә, чөнки башкорт язучысының китабы Казахстанда да “бестселлер” буларак танылган.

 - Айгиз, әйт әле, язучының эше китап язып утыру гынамы? Әллә ул милләтенең яклаучысы да булырга тиешме?

- Тиеш. Дәшми калса, нәрсәгә кирәк халыкка андый язучы? Һәр чорда милләтнең алдында язучылар йөргән, халыкны әйдәп торганнар. Язучы һәр күренешкә үз вакытында үз сүзен әйтеп барырга тиеш. Тагын шунысы бар – сүзне вакытында әйтергә кирәк. Ни мәгънә дөрес әйтелгән сүздән, әгәр ул соңласа? Аның бит кадере дә китә. Бүгенге проблемалар турында язарга кирәк. Мәсәлән, шул ук ятимлек. Мин социаль ятимлек турында яздым. Мәсәлән, без детдомда үстек йөз бала, шуның туксанының ата-анасы исән иде. Алар - социаль ятимнәр, ягъни әти-әниләре исән, ә алар дәүләт карамагында. Мин шуңа борчылып, халыкка мөрәҗәгать итеп, “Калдырма, әнкәй!” дип яздым.

- Айгиз, ул балаларның алга таба ничек яшәве проблемасы да бар бит әле. Андый балаларны ничек җәмгыятькә файдалы кеше итәргә, ничек начар адымнардан саклап калырга – син бу сорауларга җавап таба алдыңмы?

- Без төркемдә 20 бала идек. Шуның сигеземе-тугызымы төрмәгә эләкте.

- Ә сине нәрсә саклап калды?

- Мин 8 яшенә кадәр әниемне күргән кеше, әтием үлгәндә миңа 11 яшь иде. Мин аларның тәрбиясен күреп калган кеше. Мине шул гаилә нигезе саклап калды. Кешегә мохит бик тәэсир итә. Мин яхшы мохиткә эләктем, яхшы кешеләр арасында булдым. Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың, диләр бит. Төрле юлдан китәргә мөмкинчелекләр бар иде. Икеләнгән, югалып калган чаклар булды. Мин һәрвакыт укырга һәм эшләргә кирәген белдем. Мине юл сумкасы белән калада калдырып киттеләр. Минем калада барыр кешем дә юк иде. Шул вакыт ниндидер юлга басарга мөмкин иде. Детдом балалары алар табигатьләре буенча бер-берләренә тартыла. Алар бер-беренең хәлен аңлый. Алар җыелсалар, эчәләр, тарталар. Урлашулар китә. Мин дә шул компанияләргә кереп китә ала идем. Әмма мин үземне һәрвакыт чикләдем. Ярамый, алай кирәкми дидем.

- Ә хәзер язучы буларак балалар йортларында буласыңмы?

- Булам. Әле менә Бурят республикасында ике детдомда булдым. Миңа бик кыен анда булуы. Мин тормышта үз урынымны тапкан дип әйтергә була. Ә аларның әле киләчәге билгесез.

- Ә нинди киңәш бирә аласың аларга?

- Беренчедән, укыгыз дим. Икенчедән, кем белән аралашканнарын белеп аралашсыннар. Кешеләр бит нык йогынты ясый.

"Мине язучы буларак хөрмәт итсеннәр, язучы - ул мәңгелек танылу"

- Детдом турында китабың язылгач, үзләрен танып ачуланучылар булмадымы?

- Мин әти-әнисе булган килеш дәүләт карамагына калган балалар турында, социаль ятимлек турында яздым. Кемгәдер үч итәм дип язмадым. Беренчедән, ул нәфис әдәбият. Үч алам дисәм, мин аны документаль очерк итеп язар идем. Төп герой – Ильяс, ул Айгиз дип язылмаган. Кайсы урында барганы да язылмаган. Геройларның исемнәре дә үзгәртелгән. “Ул мине рәнҗетте”, дип беркемгә дә төбәп әйтелми. Кемдер үзен таный икән – аның проблемасы. Әйе, детдом проблемасы матур итеп язылмаган, бик кырыс язылган. Әлбәттә, миңа беркем дә рәхмәт әйтмәячәген белеп эшләдем. Тәнкыйтьне бер кеше дә яратып бетерми. Андагы бер кире герой гына авыр кабул итте. Ә болай мин балалар йорты тәрбиячеләре белән әле дә аралашып торам. Алар миңа шалтыраталар, кунакка чакыралар. Укытучыларым мине яраталар дип әйтер идем.

- Ятим балаларга бәйле илкүләм проблемалар, аларга бәйле законнар белән танышып барасыңмы?

- Минем хәтта Дәүләт Думасына хат язганым да булды. Гади генә итеп әйткәндә, торак мәсьәләсенә кагылышлы проблема бар иде. Әти-әнисе үлеп, гаиләдә биш бала калган икән - аларга яшәгән йортларын беркетәләр дә, детдомнан чыгарылгач дәүләт тарафыннан фатир бирелми – закон шулай иде. Авылдагы бер йорттыр ул, бәлки. Биш кеше анда яши алмый бит инде. Әти-әнисе үлгән ятимнәр фатир ала алмый – чөнки каядыр йортлары булган. Ташландык балалар ала, чөнки аларның бернәрсәсе дә юк. Шуңа күрә мин IV курста укыганда Дәүләт Думасына: “Законга төзәтмәләр кертеп булмыймы?” - дип тәкъдим яздым. “Беркетелгән йортта тигән мәйдан нормадан ким булса, фатир бирергә кирәк”, – дип тәкъдимнәремне җиткердем. Бу 2009 ел иде. Ул закон кабул ителде. Анда минем өлешем бармы-юкмы – белмим, әмма “Сезнең фикерегезне исәпкә алабыз”, дип хат килгән иде.

- Ә үзеңнең дәүләт эшендә эшләү, депутат булу теләге юкмы?

- Бәлки, вакыты җиткәч... Әлегә сәясәттән ерак торам. Миңа дәүләт хезмәте вазыйфаларын тәкъдим иттеләр. Мин баш тарттым. Әйтик, җитәкче булсам, җитәкче буларак хөрмәт итәргә мөмкиннәр, ә язучы буларак икенче планда калуым мөмкин, эшемнән киткәч тә оныталар. Мине язучы буларак хөрмәт итсеннәр, язучы - ул мәңгелек танылу.

"Безнең әдәбият әхлакый булырга тиеш. Безнең уникальлек тә шундадыр"

- Безнең 18+ тамгасы куярлык күренешләр кергән милли әсәрләребез булырга тиешме? Син андыйларны язар идеңме?

- Безнең әдәбият әхлакый булырга тиеш. Безнең уникальлек тә шундадыр. Детдомда андыйрай эпизодлар булмады дисезме? Әлбәттә, булды. Ә мин “Калдырма әнкәй”гә аны махсус язмадым. Чөнки китапны балалар да укыячагын белдем. Китапны минем якын кешеләрем укыячак - андыйрак әйберләр язсам, уңайсыз булачак. Безнең милли-әхлакый нормаларыбыз бар. Аларны атлап чыгарга ярамый. Бәлки ул бик кызыктыр. Башка милләтләр язсалар язсыннар. Мин язмыйм!

- Син язмаганга карап андыйны укымаслар дисеңме?

- Казахстаннан таныш язучы китабын бүләк иткән иде. Фахишәләр турында. Әллә тәрҗемә итергәме икән диеп уйлап йөрим. Безнең мохиткә ят булган теманы ачып бирә ул. Кирәкме ул, юкмы дип уйлыйм әле. Әмма үзем язмаячакмын...

- Айгиз, сорауларга чын күңелдән җавап бирүең өчен рәхмәт. Яңа китаплар, яңа укучылар, яңа уңышлар телим.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10