ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда 33 градуска кадәр җылы булачак

28 июнь 2018, 20:49

Иртәгә, 29 июньдә, республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем фаразланмый.

(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”). Татарстанда алдагы көннәрдә 33 градус җылы булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

29 июньдә алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем фаразланмый. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк. Төнлә +11..+16˚, көндез +24..+29˚ градус җылы булачак.

30 июньдә явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә исәчәк. Төнлә +12..+17˚, көндез  +26..+31˚ булыра дип фаразлана.

1 июльдә синоптиклар шулай ук явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава торышы вәгъдә итә. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан исәчәк. Төнлә +14..+19˚, көндез +28..+33˚. җылы булачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10