ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Диния нәзарәте "Мозаффария" кызлар мәктәбе төзү өчен акча җыюны дәвам итә

28 июнь 2018, 19:01 , Фото: dumrt.ru

Диния нәзарәте "Татар телендә белем бирүче урта гомуми “Мозаффария” мәктәбе" шәхси оешмасы юридик теркәлү узган.

(Казан, 28 июнь, "Татар-информ"). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Казанда кызлар өчен “Мозаффария” мәктәбе проекты һәм Сара Садыйкова урамы, 6/22 йорт адресы буенча урнашкан тарихи бинаны төзекләндерү өчен акча җыюны дәвам итә. Бу турыда Нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Проектка үз өлешен һәркем кертә ала. Ярдәм итү ысуллары белән биредә танышырга мөмкин.

  • “Мозаффария” мәктәбе Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән тормышка ашырыла. Хәбәрдә әйтелгәнчә, мәктәп алдында татар халкына исламның асыл кыйммәтләрен һәм милли гореф-гадәтләрне саклап калырдай булачак әниләрне - кызларны тәрбияләү максаты тора. Бүгенге көндә "Татар телендә белем бирүче урта гомуми “Мозаффария” мәктәбе" шәхси оешмасы юридик теркәлү узган. Аның мәгариф эшчәнлеге концепциясе тәкъдим ителгән. Сара Садыйкова урамы, 6/22 йорт адресы буенча урнашкан тарихи бинага төзекләндерү ясарга килешенгән.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10